Добавить
Уведомления

Кайбычта Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр

Кайбычта Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр Бүген барлык мөселман дөньясында Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. Иртәнге 3 сәгать 10 минутларда Олы Кайбыч авылының ике башыннан ир-егетләрнең тәкъбир әйтеп, мәчеткә килгән тавышлары ишетелеп тора иде: Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр, ләә иләәһә илләллааһү, Аллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд... Мәчеткә гает намазына килүчеләр шулкадәр күп иде. Кайбер мөселманнарыбызга аны мәчетнең икенче катында укырга туры килде. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин мәчеткә җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлауларын җиткерде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Корбан бәйрәме белән котлап, урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясады. Илмас Хәмидуллин бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан Диния назәрәтеннән җибәрелгән вәгазьне укыды. Дамир хәзрәт Корбан чалу тәртибе, аның саваплары турында сөйләде. Аннан соң бергәләп гает намазы укыдылар. Корбан гаете мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны, укыган намазларыбызны, кылган догаларыбызны кабул итсен! Бәйрәм белән!

12+
2 просмотра
7 месяцев назад

, чтобы оставлять комментарии