Добавить
Уведомления

Борындык үзешчәннәре район мәдәният йортында спектакль куйды

Борындык үзешчәннәре район мәдәният йортында спектакль куйды Борындык авылы мәдәният йортында күп еллардан бирле эшләп килүче, үзенең үзенчәлекле, тормышчан спектакльләре белән тамашачыны таң калдыручы "Без кабызган утлар" театр коллективы район мәдәният йортында Илсинә Хөснетдинованың "Сугышның ачы җилләре " дип исемләнгән спектаклен куйды. Әниләр көне уңаеннан сәхнәләштерелгән әсәр Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Ул реаль тормышта булган вакыйгаларга һәм истәлекләргә нигезләнеп язылган. - Бу спектакль генә түгел, сугыш чоры балалары, балачагы һәм яшьлеге Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларына туры килгән Борындык авылы халкы сөйләгәннәрдән чыгып язылган тере елъязма. Пьеса ике айлап язылды. Аны иҗат итә башлаганчы, китапханәчебез Айгөл Гайнетдинова белән бик күп ачы язмышлар турында ишетеп, тыңлап кайтырга туры килде. Бу әсәрне Ватанны сакларга дип фронтка киткән бабалар һәм әтиләр, көчләрен кызганмыйча, тылда җиңүне якынайтучылар истәлегенә багышлыйсым килде, - диде драманың авторы, аны сәхнәгә куючы рржиссёр һәм төп рольне башкаручы Илсинә Хөснетдинова. Сәхнәдә фронтка киткән авылдашларының, сугыш чоры балаларының ачы язмышы, тол хатыннарның әрнү-сагышлары, тракторчы кызларның кырларда ялсыз эшләүләре, яраланып кайтучы солдатлар, егетләрен өмет белән көткән кызлар истәлеге, окоплар казуда катнашкан балаларның тарихлары җанланды. Тамашачылар җиңүгә өмет һәм ышаныч белән тулы яшь егетләрне, күз яшьләре белән сугышка озаткан хатын-кызларны күрде. Күбесе үзләре дә геройлар нәселеннән булган актерлар, ата-бабаларын югалту газабын, каһарманлыгын һәм ныклыгын күрсәтте. Спектакльдә фронтка киткән ир-атларны алыштырып, басу- кырларда хезмәт куйган тракторчы кызларның тарихлары аерым урын алып тора. Мәктәпне көчкә тәмамлаган яшь кызлар катлаулы техниканы үзләштергән, илне икмәк белән тәэмин итү өчен иртә таңнан кичкә кадәр эшләгәннәр. Тамашачылар аларның күзләре белән ачлыкны, салкынны, куркуны һәм балаларның әтиләрен чиксез сагынуны күрде. -Спектакльдә балаларның окоп казуда катнашуы турындагы эпизодларга аерым игътибар бирелде. Сугышны кичергән бу балалар йөрәкләрендә шул дәһшәтле еллар истәлеген мәңгегә саклап калган, - дип дәвам итте Илсинә Хөснетдинова. - "Сугышның ачы җилләре" - буыннар сөйләшүе, үткәннәргә хөрмәт белән карау һәм аның дәресләрен киләчәккә тапшыру омтылышы. Ул безгә Җиңүнең нинди бәя белән килүен һәм баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргән геройларның истәлеген онытмау һәм хөрмәтләүнең мөһимлеген искә төшерү иде. Күпләр, сугышны кичергән туганнарын һәм якыннарын искә алып, күз яшьләрен тыя алмады. Күңелләрне тетрәтерлек, елатырлык, уйландырырлык спектакль иде бу. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларның барысына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Сәнгать җанлы, сәхнәдә ут уйнатучы, җыр-биюгә оста Борындык үзешчәннәрен башкаларга үрнәк итеп куйды. Аларны бер коллектив итеп туплап, өйрәтеп, сәхнәгә чыгарган җитәкчеләре - авылның мәдәният йорты мөдире Илсинә Хөснетдиновага аерым рәхмәт сүзләрен әйтте. Барлык аналарны якынлашып килүче Әниләр көне белән тәбрикләде.

12+
1 просмотр
месяц назад

, чтобы оставлять комментарии