Добавить
Уведомления

Татарча мәкам: сура «Мульк» (Власть) - Мөлек сүрәсе (Тәбәрәк сүрәсе)

Тәбәрәк сүрәсе В честь наступившего месяца Рамадан (Рамазан) редакция «Миллиард.Татар» совместно с Центром подготовки хафизов Корана, Российским исламским институтом и радио «Китап» подготовила ролики с рецитацией Корана в манере, характерной для Волго-Уралья. В народе эту манеру чтения сур называют «татарский макам». Ролики озвучил выпускник Центра подготовки хафизов Корана, призер Конкурсов по чтению Корана Ильназ Ильнарович Хазиев из Казанского исламского университета. Сура Корана Әл-Мүльк (Хөкемдарлык) сүрәсе Мәккә чоры, 30 аять Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән! 1. Хөкемдарлык [кодрәт] фәрманында булган [Аллаһ] бөек, һәм Ул [һәрнәрсәгә көче җиткән] кодрәтле. 2. Ул, сезнең кайсыгыз гамәлләренә күрә күркәмрәк булуын сынар өчен, үлемне һәм тереклекне яралтты [сезнең кылачакларыгыз хакында әзәли гыйлемен уртага чыгарачак, соңыннан Үзенең гыйлеменә күрә түгел, кылганнарыгызга күрә әҗерләрегезне бирәчәк]. Ул – Бөек [Җиңелмәс], [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче. 3. Ул катлы-катлы итеп җиде күкне яралтты. [И, күрә белгән кеше! Никадәр генә эзләсәң дә, барлыкларын соң дәрәҗәдә кызганган] Рахман яралткан нәрсәләрдә бернинди кимчелек күрә алмассың. [Әгәр дә берәр шигең булса, күкләргә] Тагын бер күз сал, бер-бер бозыклык күрә аласыңмы? 4. Шуннан соң тагын ике мәртәбә күзеңне төбәп кара. [Нәтиҗәдә] Күз сиңа [эзләгән бозыклыкны таба алмыйча] көчсез һәм алҗыган хәлдә кайтыр. 5. Без [сезгә] дөнья күген кандилләр [кебек балкыган йолдызлар] белән бизәдек. Аларны [фәрештәләр арасында телгә алынган вәхиләрне ишетергә дип угрылык кылган] шайтаннарга атыла торган нәрсәләр иттек һәм аларга [дөньяда йолдыз кисәкләре белән яндырылуларыннан соң, Ахирәттә] ялкынлы ут газабы әзерләдек. 6. [Шайтаннар булсынмы, җеннәр яки кешеләрдән булсынмы] Раббыларын инкяр итүчеләр өчен җәһәннәм газабы бар. Ул нинди яман бер бару урыны! 7. Алар [зур бер учак эченә ташланган утыннар кебек] аның эченә ыргытылган вакытта, аның [казан кебек] кайнаганда чыгарган үкерүен ишетерләр [ул ишәк үкергән тавышны хәтерләтер]. 8. Ул [җәһәннәм, кяферләргә булган] ачуыннан шартларга тора. Аның эченә [кяфер] бер төркем тотып ташланган саен, [Малик һәм аның ярдәмчеләреннән торган] сакчылары алардан: Сезгә [аятьләрен укыган] кисәтүче килмәдеме?» – дип сорарлар. 9. Алар әйтерләр: «Әйе, безгә кисәтүче килгән иде, тик без аны ялганчы дип санадык һәм аңа: «Аллаһ бернәрсә дә иңдермәде, сез бит зур бер адашу эчендәсез», – дип әйттек». 10. Һәм [гаепләрен таныр өчен]: «Әгәр дә без [кисәтүләрне] ишеткән яки [хакыйкатьләрне уйлап] аңлаган булсак, [бүген без] ялкынлы ут әһелләре арасында булмас идек», – дип әйтерләр. 11. Шулай итеп, алар гөнаһларын таныдылар. Инде ялкынлы ут әһелләре [Аллаһның рәхмәтеннән] ерак булсын! 12. Һичшиксез, күрми торып, Раббыларыннан куркучыларга мәгъфирәт һәм зур әҗер бар. 13. [И, кяферләр!] Сүзләрегезне, теләсәгез, сер итеп саклагыз яки ачып салыгыз [аерма юк]. Һичшиксез, Ул күкрәкләрдә булганнарны белә. 14. Әллә [һәрнәрсәне] Яралтучы [яшеренне дә ачык кебек] белмиме? Ул – [колларга] Мәрхәмәт итүче, [һәрнәрсәдән] Хәбәрдар. 15. Ул җирне сезгә буйсындырды. Аның җилкәсендә [тауларында һәм тигезлекләрендә] йөрегез һәм Аның ризыгыннан ашагыз. Терелүегез [һәм кайтуыгыз] Аңа гына бит. [Менә шулвакыт сездән бу нигъмәтләр өчен шөкердә булу-булмавыгыз соралачак]. 16. Аллаһы Тәгаләнең [Карунны йоттырган кебек] сезне җирдән йоттырмавыннан иминсезме? Шулчак ул [туфрак сезне эченә алып] бик каты селкенә. 17. Әллә Аллаһы Тәгаләнең өстегезгә ташлар яудыра торган давыл җибәрмәвеннән иминсезме? Кисәтүемнең ниндилеген тиздән беләчәксез. 18. Алардан алдагылар да [пәйгамбәрләре] ялган [сөйли] дип санаганнар иде, ләкин [шундый көчле булуларына карамастан] Минем [аларны] танымавым нинди булды! 19. Өсләрендәге кошларны күрмиләрме әллә? Алар [канатларын] бер ачып, бер җыеп очалар. [Канатларын җәйгән һәм җыйган вакытларында] Аларны Рахманнан башка беркем дә тотмый. [Шуның өчен Ул аларны аерым бер шәкелдә яралтты һәм аларга һавада оча алырлык хәрәкәтләрне илһам итте. Рәхмәте һәрнәрсәне каплаган Затның мәрхәмәте булмаса, табигатьләре җиргә тартылу булган авыр барлыкларның һава бушлыгында рәхәтләнеп тора алуларын уйлап та булмас иде]. Һичшиксез, Ул бөтен нәрсәне дә [бик яхшы] күрә. 20. Рахман булмаса, кем гаскәрегез була ала һәм сезгә ярдәм итә ала соң? Кяферләр бит – бер алдану эчендәләр. #татары #татарстан #татарскаякультура #золотаяорда #татарскаякухня #история #казань #ислам #татарскийязык #татарча #татарлар Наши лекции публикуются в подкастах на следующих площадках «Яндекс Музыка»: https://music.yandex.ru/album/3134873... «Apple podcasts»: https://podcasts.apple.com/us/podcast... «Звук»: https://zvuk.com/podcast/34149288 «ВК»: https://vk.com/podcasts-202371705 «Mave»: https://tatarhistory.mave.digital/ Наши ресурсы https://zen.yandex.ru/milliardtatar https://t.me/milliardtatar https://vk.com/milliard.tatar https://ok.ru/group/59598438334489 Подкасты https://music.yandex.ru/album/31348733 Чат лектория: https://t.me/+zqGltRGvJDtmYmU6

Иконка канала Миллиард.Татар
154 подписчика
12+
1,4 тыс. просмотров
8 месяцев назад

, чтобы оставлять комментарии