Кайбычта кичке уен гөрләп узды
Район данын еракларга тараткан «Кичке уен» фестиваленең үткәрелә башлавына быел унбер ел тулды. Төрле милләт вәкилләре яшәүче Кайбыч җирлегендә үтүче «Кичке уен» республика масштабында кызыксыну уята. Әлеге бәйрәм турында мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова ТР Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче татар мәдәни ресурс үзәге тарафыннан гамәлгә куелучы «Милли кунакханә» тапшыруында да сөйләгән иде. Бу юлы да "Кичке уен"да төрле милләт вәкилләрен үз эченә алган фольклор коллективлары, Галия Кайбицкая исемендәге музей яныннан, гармун уйнап, җырлап-биеп, "Имәнлек«паркына кадәр төште. Бәйрәмдә Апас, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле, Әтнә, Арча, Кукмара районнарыннан килгән коллективлар, Кайбычның фольклор, вокал коллективлары, гармунчылары катнашты. Кунаклар өчен Кайбыч ягы музее һәм Җиңү паркы буйлап экскурсия дә үткәрелде. «Имәнлек» паркына барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов сәламләде, "Кичке уен«ның халкыбызны берләштерүен, дуслыкны ныгытуын билгеләп үттеләр, аның дәвамлы булуын теләделәр. Кичке уен җыр-бию, уен-көлке, бәйгеләр белән үрелеп барды, балалар өчен аттракционнар эшләде, сәүдә гөрләде. Татар эстрадасының танылган җырчысы Асылъяр һәм «Кавказстайл» халык бию ансамбле аңа ямь өстәде.