Татарча мәкам: сура «Йасин» Йәсин сүрәсе
Сура «Йасин» Йәсин сүрәсе В честь наступившего месяца Рамадан (Рамазан) редакция «Миллиард.Татар» совместно с Центром подготовки хафизов Корана, Российским исламским институтом и радио «Китап» подготовила ролики с рецитацией Корана в манере, характерной для Волго-Уралья. В народе эту манеру чтения сур называют «татарский макам». Ролики озвучил выпускник Центра подготовки хафизов Корана, призер Конкурсов по чтению Корана Ильназ Ильнарович Хазиев из Казанского исламского университета. Сура Корана Йәсин сүрәсе Мәккә чоры, 83 аять Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән! 1. Йәә сииин. 2. Хикмәтле Коръән белән ант итәмен. 3. [Расүлем!] Син, һичшиксез, [пәйгамбәр итеп] җибәрелгәннәрдән. 4. Туры юлда. 5. [Җибәргән пәйгамбәрләргә һәм китапларга инанмаганнардан үч алырга көче җиткән] Бөек [Җиңелмәс] һәм Рәхимледән иңдерелгән [Коръән аятьләрен укы]. 6. Аталары [һәм бабайлары] кисәтелмәгән, шуңа күрә алар да [Ахирәттә башларына төшәчәк газаплардан] хәбәрләре булмаган кешеләрне кисәтүең өчен [иңдерелде]. 7. Аларның күбесе өчен [«кешеләр һәм җеннәр белән җәһәннәмне тутырачакмын» дигән] вәгъдә үтәлде инде, чөнки алар [моның кадәр дәлилләрне күрүләренә карамастан] иман итмиләр. 8. Һичшиксез, Без аларның муеннарына богаулар салдык ки, алар аларның иякләренә тиеп тора, шуңа күрә аларның башлары күтәрелеп тора . 9. [Алар, үҗәтлек күрсәтеп, үзләренә бирелгән мөмкинлекләрне аятьләребезне аңлау юлында кулланмаганнары өчен] Без аларның артларыннан да, алларыннан да бер киртә белән уратып алдык һәм аларның [күзләрен] томаладык, шуңа күрә алар [хакыйкатьне һич] күрмиләр. 10. Аларны кисәтсәң дә, кисәтмәсәң дә, аларга барыбер, [һәр ике очракта да] алар ышанмыйлар. 11. Син бит зикергә [үгетләр белән тулы Коръәни Кәримгә ышанып, аның хөкемнәре белән гамәл кылып, аңа] ияргән һәм күрмичә Рахманнан [кешеләр күрмәгән урыннарда да Аңардан] курыккан кешене генә кисәтә аласың. Менә аны мәгъфирәт һәм [изге гамәлләре өчен] күркәм бер әҗер белән сөендер. 12. Һичшиксез, үлеләрне Без генә терелтәчәкбез. Алар элек кылган [яхшы һәм начар] нәрсәләрне дә, [укыткан гыйлемнәре, ялган китаплары һәм калдырган вакыфлары кебек яхшы нәрсәләрне дә, артларыннан дәвам итәчәк золымлык кебек начар] эзләрне дә яза барабыз. Без [аларның гамәлләреннән үткән һәм киләсе] һәрнәрсәне ап-ачык [һәм бөтен китапларның үзенә бәйле] бер имамда [Ләүхелмәхфүздә] санап теркәдек. 13. [Расүлем!] Аларга [мөшрикләргә Антакия дип билгеле булган] шәһәр халкын мисал итеп китер. Менә аларга [Гайсә [галәйһиссәлам] тарафыннан] җибәрелгәннәр килгән иде. 14. Ул вакытта Без аларга [Садыйк һәм Садук исемле] икене җибәргән идек. Алар исә аларны ялганчылар дип санадылар. Без [Шәмгун исемле] өченче [илче] белән [аларны] куәтләдек. Алар [андагы халыкка]: «Һичшиксез, без – сезгә [хакны тәблигъ итәр өчен] җибәрелгән кешеләрбез», – диделәр. 15. [Илчеләргә] Әйттеләр: «Сез безнең кебек [ашап-эчкән, шуңа күрә бездән бернәрсәгез белән дә өстен булмаган] кешеләр генә. [Колларын бик кызганган] Рахман [аларга авырлык китермәс өчен] бернәрсә дә иңдермәде. Сез ялган сөйлисез». 16. Алар әйттеләр: «Раббыбыз белә: без, һичшиксез, сезгә [туры юлны күрсәтер өчен] җибәрелгән кешеләр. 17. Безгә ачык бер рәвештә [Аллаһның боерыкларын] сезгә ишеттерүдән башка берни йөкләнмәде». 18. Алар: «Һичшиксез, без сездән шикләнәбез. Әгәр дә сез [бу дәгъватыгыздан] ваз кичмәсәгез, сезне ташлар атып үтерәчәкбез һәм бездән сезгә тилмерткеч бер газап кагылачак», – диделәр. 19. Алар әйттеләр: «Сезнең шикләнүегез сезнең үзегездә [булган көферлек ул]. Сезгә үгет бирелде дипме [шикләнәсез]? Әйе, сез чиктән ашкан халык шул». 20. [Шулчак] Шәһәрнең читеннән [Хәбиб Нәҗҗар исемле] йөгерә-йөгерә бер кеше килде һәм әйтте: «И, кавемем! [Потка табынуны ташлагыз да] Бу илчеләргә иярегез. #татары #татарстан #татарскаякультура #золотаяорда #татарскаякухня #история #казань #ислам #татарскийязык #татарча #татарлар Наши лекции публикуются в подкастах на следующих площадках «Яндекс Музыка»: https://music.yandex.ru/album/3134873... «Apple podcasts»: https://podcasts.apple.com/us/podcast... «Звук»: https://zvuk.com/podcast/34149288 «ВК»: https://vk.com/podcasts-202371705 «Mave»: https://tatarhistory.mave.digital/ Наши ресурсы https://zen.yandex.ru/milliardtatar https://t.me/milliardtatar https://vk.com/milliard.tatar https://ok.ru/group/59598438334489 Подкасты https://music.yandex.ru/album/31348733 Чат лектория: https://t.me/+zqGltRGvJDtmYmU6