Олы Кайбыч мәдәният йорты сәхнәсендә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең район туры уза
Эстрада сәнгатенең «Созвездие – Йолдызлык» XXV ачык республика телевизион яшьләр фестивале Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватан сакчылары елына багышлана. Жюри рәисе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова фестивальдә катнашучыларны сәламләде һәм аларга уңышлар теләде. Балаларның башкару осталыгы гына түгел, чыгышларның үзенчәлекле булуы, эчтәлеге, костюмнар да исәпкә алына. Яшь талантлар «Хореография», «Вокал-соло», «Конферансье» номинацияләрендә сәләтләрен күрсәтә, һәр катнашучы икешәр номер әзерләп килгән.