Казыклар
– Бер көнне арткы якка – бәрәңге бакчасы җиренә чыксам, Раушан казыклар кагып ята. «И улым, нәрсә була бу? Ничекләр эшләп чыгарсың моны?» – дип борчылам, тезелеп киткән казыклар мәйданын күреп. Ул кадәр зур төзелешне күргәнем дә юк иде... Холкы шундый – уйласа, эшли. Тотынгач, ахырына кадәр җиткерә. Үзе каккан шул казыклардан төзелгән тормыш инде бу, – дип, улы белән горурлану хисләрен яшерә алмый Рәмзия апа. Балтач районы Югары Субаш авылында яшәүче ХӘБРИЕВләр гаиләсендә кунакта без. Җир җимертеп эшләп, күпләргә үрнәк булып, бер түбә астында өч буын яшәп ята. Ничек кенә әле! Берәүләр каланы сайлаганда, Раушан белән Алия саланы үз итә. Раушанның шушы җиргә суккан казыклары буйлап китик әле. Авылда корган мул, бәхетле, түгәрәк тормышын нинди нигезләргә утыртты икән авыл егете...