Казның баш-аягыннан бәлеш!
Казанның "Туган авылым" ресторанында казның баш-аягыннан традицион зур бәлеш пешерү буенча мастер-класс узды. Әлеге чара Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, татар казы брендын булдыру максаты белән оештырылды. Бәлеш пешерү серләре белән Оренбург өлкәсенең Чесноковка авылыннан Минзәлә Гайнуллина бүлеште. Ул 2022 елны II Бөтенроссия "Каз өмәсе" фестивалендә Гран-При иясе булган иде. Чарада шулай ук каз муены тутыруга багышланган мастер-класс та күрсәтелде. Аны Саба районы Иләбәр авылыннан Рамил Хафизов уздырды. Рамил әфәнде II Бөтенроссия "Каз өмәсе" фестивалендә каз муены тутыру буенча I урынны яулаган иде. Казның баш-аягыннан бәлеш рецепты 400 г он; 200 г атланмай; 300 г кибет каймагы (10%); 2 чәй кашыгы тоз; 0,5 чәй кашыгы шикәр комы; 0,5 чәй кашыгы аш содасы; 2 аш кашыгы сыек май; 2 аш кашыгы эретелгән каз мае. Эчлек: Ике казның баш-аягы, канаты, йөрәк-бүтәкәсе; 1 кг бәрәңге; 600 г суган; Тәменчә тоз-борыч. Камырны йомшак кына басып, өч кисәккә бүләбез. Берсе - зур кисәге - бәлешнең төбенә. Бәлеш төбен табага җәеп, аска баш-аяк, канат, тәпиләрне тезәбез. Тәпиләргә казның эчәгесен дә чорнап куябыз. Бәрәңгене эре, суганны вак итеп турыйбыз. Бүтәкә белән йөрәкне дә турап, бәрәңгегә кушабыз. Тоз, борыч сибеп, катнаштырабыз һәм баш-аяк өстенә түшибез. Бер өлеш камырдан бәлешнең капкачын, икенчесеннән бизәкне ясыйбыз. Бәлешне бөреп, өстен пергамент белән каплап, 3 сәгатькә 180 градуслы мичтә пешерәбез. 2 сәгатьтән пергаментны алабыз.