Чәлпәк
Лилиана МИҢНЕГАЛИЕВА чит кавем арасында туып-үссә дә, үзенең татар кызы икәнен бәләкәйдән белә. «Әниемнең әнисе Рабига әбием дә безнең белән яшәде. Күп эшләрне аннан оттым. Өебездә Юныс Әхмәтҗановның «Татар халык ашлары» китабы бар. Шуннан карап, 13 яшемдә үзем беренче тапкыр бланманже пешер-гәнем хәтердә. Андагы ризыкларның күбесен әзерләп карадым», – ди Лилиана ханым. Бүген безгә тәкъдим итә торган чәлпәкне көтелмәгән кунакларга ярты сәгать дигәндә әзерләп булганы өчен үз итә ул. Кунаклар беребезгә дә килми тормый, бергәләп өйрәник әле! Лилиана Миннегалиева предлагает нам очередной старинный рецепт. Он несомненно пополнит вашу кулинарную книгу и станет украшением стола. Даже если у вас неожиданные гости, смело беритесь за это блюдо и через полчаса вы уже будете угощать их вкуснейшим блюдом. Кирәк 5 йомырка / 50 г сөт яки сөт өсте / 30 г шикәр комы / бер чеметем генә тоз һәм аш содасы / 500 г бодай оны / кыздырыр өчен сары май / 50 г шикәр оны (пудра). Йомырканы тирән эчле савытка сытып, шикәр комы салабыз һәм яхшылап туглыйбыз. Шикәр комы эреп бетәргә тиеш. Соңыннан сөт кушабыз, тоз өстибез. Аш содасын он белән катнаштырып бутыйбыз. Онны аз-азлап кына куша барып, камыр басабыз. Камыр катырак булырга тиеш. Әзер камырны 80–100 г кисәкләргә бүләбез. Һәр кисәкне шарсыман әвәлибез. Камырны диаметры 20–30 см җәем итеп җәябез. Калынлыгы 2 мм тирәсе булсын. Җәем зуррак булса, тәлинкә куеп, кырыйдан чыгып калганын кисәбез. Кайнап торган сары майда чәлпәкләрне берәм-берәм кыздырабыз. Артык күпереп китмәсен өчен, чит-читләренә агач таякчыклар белән баскалап торабыз. Әзер чәлпәкләрнең суынганын көтәбез. Суынгач, һәрберсенә шикәр оны бөркеп, берсе өстенә икенчесен өеп, чәй табынына чыгарабыз. Чәйләрегез тәмле булсын!