Благотворительный вечер перед Священным месяцем Рамадан от Рустэма Ямалеева
Рамазан ае алдыннан, Татар һәм Төрки халыклар Милли Конгрессы Рәисе Ямалеев Рөстәм Фаиз улы татар теле, аның тарихы, мәдәниятенә хезмәт итүче өлкән буын һәм яшьләре өчен очрашу оештырды. Очрашу шәһәребезнең "Сөләймән" кафесында узды. Бер өстәл артына татар телен, мәдәниятен саклауда һәм үстерүдә янып- йөрүчеләр жыелды! Мәҗлестә махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрне һәм мәҗлесне оештыруда үзеннән зур өлеш керткән Татарстанның Кама аръягы җирлеге зонасының татарлары hәм төрки халыклары милли конгрессы рәисе Даут Хәбибуллин җитәкчелегендәге яшьләрне күрү бик сөенечле хәл булды. Чарада катнашкан хәзрәтнең вәгазьләре, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиевның, аксакаллар рәисе Васил Камаловның, шәһәребезнең төбәк тарихы җәмгыятенең җитәкчесе Айдар Хәмзинның милләт, телебез турындагы чыгышлары беркемне битараф калдырмады. Шулай ук чарада 2024 елда телебезне һәм мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш керткән кешеләргә- Габдулла Тукай исемендәге китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Фәйзетдинова Әнфисә Зиннур кызына, Түбән Кама шәһәренең Туфан Миңнуллин исемендәге Татар драма театры артисты Ибраһимов Альберт Хәмзә улына һәм үземә "Кама таңнары" әдәби берләшмә җитәкчесе Нәбиуллина Рәсимә Харис кызына рәхмәт хатлары тапшырылды. ============================================== Подписывайтесь и следите за нами в соц.сетях ✨Ссылка на TELEGRAM чат для общения ТАТАР СО ВСЕГО МИРА: https://t.me/shtabtatary ✨Ссылка на группу VKONTAKTE: https://vk.com/shtab_tatary Вы можете задать нам любые интересующие вопросы в личные сообщения. ============================================== #татары #штабтатар #штабтатарскоймолодёжи #молодёжныйштабтатар #татарстан #казань #родинататар #татарскаямолодёжь #татарча #татарскийязык #татарскаякультура #татарскиетрадиции #татарскаякухня #татарымосквы #татарыказани #татарысибири #татарыурала #татарыкрыма #татарыроссии #кулшариф #видеопротатар