Добавить
Уведомления

Баклажан. Итальяннарча әзерлибез / Баклажан по-итальянски

Бу юлы без Динара һәм Рәфыйк МИҢНЕКӘЕВләрдә кунакта. Миңнекәевләр гаиләсе тәкъдим иткән бу рецепт укучыларыбызга да ошар дип уйлыйбыз. Хәзер яшелчәләр өлгергән вакыт, әзерләп карагыз әле. Кирәк (дүрт кешелек гаилә өчен) 3 баклажан; 250 г моцарелла сыры; 300 г помидор; 1 баш суган; 2-3 тырнак сарымсак; 150 г томат суы; 1 чәй кашыгы орегано үләне; 2-3 аш кашыгы он; тәменчә тоз. Эш барышы Баклажаннарны юка итеп озынчага теләбез. Һәр телемгә тоз сибеп, зуррак савытка тутырабыз. Суган белән сарымсакны ваклап турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Кабыгы әрчелгән помидорларны турап, суган янына кушабыз. Орегано (яки зәңгәр мәт­рүшкә), тоз, томат суы өстәп, 10 минуттан соусны сүндерәбез. Баклажаннарны тагын бер кат юып, суын саркытабыз. Һәрбер телемне онда әвәләп, ике ягын да майда кыздырабыз. Сырны юка гына телемләп турыйбыз. Эре угычтан уарга да була. Моцарелла урынына башка берәр йомшак сыр куллана аласыз. Таба яки форма төбенә беренче кат итеп соусны салып, кашык белән тигезләп җәябез. Соус өстенә бер кат баклажан тезәбез, сыр куябыз. Икенче кат та нәкъ шулай җыела Иң өскә соусны салып, берәр чеме-тем орегано сибәбез һәм форманы 170 градустагы кайнар мичкә куябыз. Ул 20 минут чамасы пешә. Бакла­жан­нарны кайнар килеш табынга чыга­- рабыз. Яратсагыз, өстенә вакланган рәйхан үләне дә сибәр­гә мөмкин. Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын! Фото һәм видео: Анна Арахамия Видеоны карар өчен смартфонның камерасын QR-кодка якынайтыгыз

18+
10 просмотров
год назад

, чтобы оставлять комментарии