Кайбычта искечә Яңа елны бәйрәм иттеләр
13 гыйнвардан 14енә каршы төндә аны иске стиль буенча да билгеләп үтү дә гадәткә кергән. Шул уңайдан кайбычлылар, оешма-предприятиеләр коллективлары, балалар Олы Кайбычтагы «Имәнлек» паркына үзәк чыршыны ябу, искечә Яңа елны билгеләп үтү бәйрәменә җыелды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да чын күңелдән бәйрәм белән котлады. Сәхнәгә Кыш бабай белән Кар кызы күтәрелде, күңелле җырлар яңгырады. Чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр, балалар күңел ачты. Чараны мәдәният хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмнең махсус кунаклары — татар эстрадасы артистлары, Халыкара конкурслар лауреатлары Алинә һәм Азат Кәримовлар, Алиса Мамина һәм үзебезнең үзешчәннәр матур җырлары белән бергә яхшы кәеф бүләк итте.