Добавить
Уведомления

Кайбычта сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар һәм аларның әниләре өчен җылы очрашу узды

Кайбычта сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар һәм аларның әниләре өчен җылы очрашу узды Инвалидлар ункөнлеге физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм аларның әниләре өчен үткәрелгән бәйрәм белән төгәлләнде. Ул кафеда мул табыннар артында җыр-бию, уеннар һәм бүләкләр белән үтте. Бүгенге көндә районда физик мөмкинлекләре чикле булган 51 бала бар. Аларның барысы да бәйрәмгә килә алмады, билгеле. Килә алганнары әниләре янәшәсендә рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Район башлыгы ярдәмчесе Алия Биккулова һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова сәламләү чыгышында әлеге балаларның да, әниләренең дә көчле рухлы булулары, авырлыклар алдында югалып калмаулары белән үрнәк булуларын әйтеп үтте. Матур традициягә кергән әлеге зур бәйрәмне һәр елны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиевага оештыра. Ул спонсорларын да, бәйрәмне оештырырга вакытын да таба. Аңа ярдәм иткән хезмәттәшләре, әниләргә һәм балаларга шалтыратып, һәрберсен бәйрәмгә чакырган "Өмет" үзәге белгечләре, кафе хуҗалары Илсөя һәм Равил Җәләлиевларга һәм спонсорларга да ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде. Җырчы һәм алып баручы Альбина Бәширова җырлап кына калмады, кызыклы уеннар да уйнатты. Күрше Апас районыннан килгән Ленар Нигъмәтҗанов, үзебезнең балалар сәнгать мәктәбе укучылары Наилә Батанова һәм Нәргизә Хәялиеваның җырларына кушылып биеделәр. Кунак булып килгән балалар үзләре дә сәләтләрен күрсәтте. Бәйрәмгә аниматор – оста клоун һәм зур ак аюның да килүе нур өстенә нур булды. Зал балаларның шат авазыннан яңгырап торды. Онытылып китеп уйнадылар, кызыклы конкурсларда катнашып, иң җитезләр һәм осталар бүләк алды. Җәмилә Сагиеваның мөрәҗәгатен кабул итеп, бәйрәмне үткәрүдә Яшел Үзәндә яшәүче якташыбыз Рәшит Ярхәмов спонсорлык ярдәме күрсәткән. Шәхси эшмәкәр Фәнис Камалиев һәр балага тәм-томнар тутырылган пакетлар әзерләгән. Аларга, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән, балалар өчен чыгарылучы газета-журналларга подписка да бүләк иттеләр. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина «Кыюлык тартмасы» хәйрия акциясе кысаларында җыелган китаплар һәм уен җыелмаларын тапшырды. Өч сәгатькә якын дәвам иткән очрашуда яңгыраган рәхмәт сүзләренең исәбе булмагандыр, мөгаен. Кышның салкын көнендә узган бу очрашу һәр катнашучының күңелендә җылы истәлек булып калыр. Чөнки ихлас елмаю һәм күңел җылысы — һәрбер авыруны һәм күңелсезлекләрне җиңәргә ярдәм итүче иң көчле дару.

12+
14 дней назад

, чтобы оставлять комментарии