Добавить
Уведомления

Татарча мәкам: сура аль-Вакы‘а (Событие) - Вакыйга сүрәсе

В честь наступившего месяца Рамадан (Рамазан) редакция «Миллиард.Татар» совместно с Центром подготовки хафизов Корана, Российским исламским институтом и радио «Китап» подготовила ролики с рецитацией Корана в манере, характерной для Волго-Уралья. В народе эту манеру чтения сур называют «татарский макам». Ролики озвучил выпускник Центра подготовки хафизов Корана, призер Конкурсов по чтению Корана Ильназ Ильнарович Хазиев из Казанского исламского университета. Сура Корана Әл-Вакыйга (Вакыйга) сүрәсе Мәккә чоры, 96 аять Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән! 1. [Тулысынча булачак Кыямәт] Вакыйга килеп җиткәч. 2. Аның җитүен [Аллаһка карата] ялган [уйлап чыгарып, Кыямәтнең буласы юк] дип беркем саный алмаячак. 3. [Кыямәт дөньяда тәккәбберләнгән бер төркем кешеләрне] Кимсетә, [нахакка түбәнсетелгән бер төркем кешеләрне исә] күтәрә. 4. Җир бер селкенү белән тетрәгәч. 5. Таулар вак-вак кисәкләргә теткәләнгәч. 6. Шул сәбәпле алар чәчелгән тузанга әйләнгәч. 7. [И, кешеләр!] Сез өч сыйныфка бүленгәч . 8. Уң як әһелләре. Кемнәр соң ул уң як әһелләре? 9. [Дәфтәрләрен сул якларыннан аласы булган] Сул як әһелләре. Кемнәр соң ул сул як әһелләре? 10. [Һиҗрәт, намаз, һәм тәүбә кебек хәерле гамәлләрдә] Алга чыгучылар – [Аллаһның рәхмәтенә] алга чыгучылар. 11. Алар [илаһи хозурга] якынайтылганнар. 12. Нәгыйм җәннәтләрендә [урнаштырылачаклар]. 13. [Болар] Әүвәлгеләрдән зур бер җәмәгать. 14. Соңгылардан исә аз. 15. [Алтын кебек җәүһәрләр белән] Чигелгән диваннар өсләрендә. 16. Кара-каршы һәм шуларга таянып. 17. Мәңге яшь яшүсмерләр [хезмәт күрсәтеп] алар тирәсендә әйләнеп йөриячәк. 18. [Елгадан аккан] Шәраблы чүмеч, кувшин һәм касәләр белән. 19. Аңардан баш та авыртмый, исермиләр дә. 20. [Хезмәтчеләр] Алар сайлаган [төрле-төрле] җиләк-җимешләр белән [алар тирәсендә йөриячәкләр]. 21. Янә җаннары теләгән кош итләре белән [сыйлап торачаклар]. 22. Зур һәм кара күзле хатыннар да [тирәләрендә йөриячәк]. 23. Саклаулы энҗе шикеллеләр. 24. Алар кылган нәрсәләр өчен әҗер буларак. 25. Алар анда буш сүз дә, берәр гөнаһта гаепләү дә ишетмәячәкләр. 26. Тик «Сәлам! Сәлам!» сүзләрен генә [ишетәчәкләр]. 27. [Дәфтәрләрен уң якларыннан аласы булган] Уң як әһелләре. Кемнәр соң ул уң як әһелләре? 28. [Аллаһ тарафыннан] Чәнечкеләре алынган [һәрбер чәнечке урынына төрле-төрле тәмнәрдә һәм төсләрдә җимешләр куелган] сидрә [ягъни гарәбстан чиясе] агачлары арасында. 29. Җимешләре аска салынып торган бананнар [арасында]. 30. [Ат белән баручы йөз елда да үтә алмаслык] Сузылган күләгә. 31. [Теләгәннәре саен бер интегүсез теләсә кая] Аккан сулар. 32. Һәм төрле-төрле бик күп җимешләр. 33. Бетми торган һәм [нинди дә булса юл белән] тыелмаган. 34. [Биш йөз еллык арага] Күтәрелгән ятаклар [өстендә хуриләр белән бергәләр]. 35. Без аларны [бер ата-анадан туу турында сүз дә күтәрмичә] юктан бар итү белән барлыкка китердек. 36. Аларны [алар белән никадәр генә якынлык кылынса да] гыйффәтле иттек. 37. [Ирләренә] Гашыйк булган [сөйкемле, назлы һәм барысы да утыз өч яшьлек] яшьтәшләр. 38. [Боларны] Уң як әһелләре өчен [яралттык]. 39. [Алар] Әүвәлгеләрдән зур бер җәмәгать. 40. Соңгылардан да зур җәмәгать. 41. [Дәфтәрләрен сул кулларына аласы булган] Сул як әһелләре. Кемнәр соң ул сул як әһелләре? 42. [Күзәнәкләрнең эченә кадәр үтеп керерлек кайнар] Сәмум җиле һәм кайнаган су эчендәләр. 43. Һәм кап-кара төтен күләгәсендә. 44. [Ул күләгә] Салкынча да, рәхәт тә түгел. 45. Һичшиксез, алар моңа кадәр мул нигъмәтләргә ия кешеләр иде. 46. Олуг гөнаһта алар үҗәтлек күрсәттеләр. 47. Алар әйтәләр иде: «Без үлгәнебездән соң туфрак һәм [черегән] сөякләргә әверелгәч, терелтеләчәкбезме әллә? 48. Әүвәлге аталарыбыз дамы [терелтеләчәк]?» 49. Әйт: «[Сез һәм аталарыгыз гына түгел] Иң әүвәлгеләр һәм иң соңгылар [һәммәсе]. 50. [Терелтелүләреннән соң дөньяның ахыры булган] Билгеле көннең билгеле вакытына тупланачаклар».

Иконка канала Миллиард.Татар
154 подписчика
12+
214 просмотров
7 месяцев назад

, чтобы оставлять комментарии