Чәк-чәк пешерүнең иң гади ысулы
Чәк-чәк пешерүнең иң гади ысулы Чәк-чәк татар халкының иң популяр ризыкларыннан санала. Риваятьләрдә язылганча, Болгар ханы бердәнбер улын өйләндерергә карар кыла һәм туй табынына тиз, җиңел әзерләнә, үз тәмен озак саклаучы сый уйлап табарга әмер бирә. Төп шарты – бу ризык һәр бәйрәмне бизәп торырга тиеш. Аш-су осталары озак уйлана. Хан бик күп ризык татып карый, әмма алар арасыннан чәкчәкне генә сайлап ала. Шул вакыттан бирле татар туйларына һәрвакыт чәк-чәк бүләк итәләр, имеш... Чәкчәк пешерүнең төрле ысуллары бар. Казанда яшәүче Фәридә Усманова чәк-чәк яисә төш пешерүнең иң гади ысулын куллана. Төш әзерләү өчен камыр: 3 йомырканы – бөтен килеш, дүртенчесенең сарысын гына сытабыз. Чеметеп кенә чәй содасы һәм тоз салабыз. Токмачныкыннан йомшаграк итеп камыр басабыз. Камырны 4–5 мм калынлыкта җәеп, башта озынчага (2–3 см киңлектә) тасмалап, аннары һәр тасманы токмач кискән кебек кисәбез. Төшне кайнап торган үсемлек маена өлешләп кенә салып, кыздырып алабыз. Ул, кызармаска, алтынсу төскә генә керергә тиеш. Ширбәт өчен: 5 аш кашыгы балга 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы су салып кайнатабыз. Ширбәтнең әзерлеген белер өчен, суга тамызырга кирәк – ул шар рәвешенә килеп, катып китәргә тиеш. Әзер ширбәтне төш өстенә агызып, яхшылап бутыйбыз. Кулны салкын суга мана-мана, төшне матур, тигез формага китереп, тәлинкәгә өеп куябыз. Чәйләрегез тәмле булсын!