Добавить
Уведомления

Олы Кайбыч зиратында өмә үтте

Районыбыз авылларында язга чыккач, мәңгелек йортыбыз - зиратларны чистарту өмәләре үткәрелә. Шундый өмә бүген Олы Кайбыч авылы зиратында да оештырылды. Районыбыз имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин өмәгә килүчеләрне сәламләп каршы алды. Зиратны басып алган өрәңгеләр белән көрәш берничә ел дәвам итсә дә, җәен алар барыбер баш калкыта. Өмәгә килүчеләрнең барысы да таныш, чөнки барысы да даими өмәгә йөрүчеләр. Ике меңнән артык кеше яшәгән район үзәгендә өмәгә ел саен утызлап кеше йөри. Дамир хәзрәт әйтүенчә, ата-бабалары биредә җирләнгән кайбычлыларны монда киләсе өмәгә көтеп калалар. -Өмәдә катнашкан ир-егетләргә дә олы рәхмәтемне җиткерәм. Шушы изге эштә катнашкан барчаларыбызның да күңелләренә иман нуры, тәннәребезгә шифа, малларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә һидәят насыйп булсын. Өмәчеләрне “Нур” пекарнясында пешкән өчпочмаклар, башка ризыклар белән сыйлаган Динар Мотыйгуллинга олы рәхмәтемне җиткерәм. Аллаһы Тәгалә, әҗерләрен насыйп итеп, эшләрендә зур уңышлар насыйп әйләсен, - диде Дамир Гыйниятуллин.

12+
3 просмотра
8 месяцев назад

, чтобы оставлять комментарии