Добавить
Уведомления

Идегәй: Туктамыш хан белән Аксак Тимер низагы #татары #татарстан #история #татарча #татарлар

"Идегәй" дастанынан өзекләр Рабит Батулла укый. Беренче бүлем "Туктамыш хан белән Аксак Тимер низагы һәм Котлыкыя би белән углы Идегәйнең үлемгә хөкем ителгәне" Эпос "Идегей". Глава "Конфликт Тохтамыша с Тамерланом". Читает татарский писатель Рабит Батулла. Туктамыш хан белән Аксак Тимер низагы һәм Котлыкыя би белән углы Идегәйнең үлемгә хөкем ителгәне Борын үткән заманда Болгар белән Сарайда, Җаек белән Иделдә, Алтын Урда, Ак Урда – Данлы Кыпчак җирендә, Татардан туган Нугай илендә Туктамыш дигән хан булды; Ил булганга – ил булды, Яу булганга – яу булды, Биләгәне кол булды, Әйдәгәне мал булды. Сарай дигән каласы, Сиксән күчә арасы, [күчә - урам] Сары мәрмәр Алтын Таш Сигез йортка дан булды, [йорт – ил, дәүләт] Аларда дан булмады. Суна тибеп каз алган [суна – кыр үрдәгенең бер төре] Кара лачын Төкле Аяк – Ау лачыны бар иде, Тугыз йортка дан булды. Азамат ир Туктамыш – Акбүз аты астында, Лачыны ияр кашында, Чирүле күлдә кош чөеп [кош чөю – өйрәтелгән ау кошын кулдан чөеп җибәрү] Дәүран сөргән хан булды. [дәүран сөргән – шул дәвердә ил башы булган] Ул даръя да бу даръя, [елга арты елга] Ул даръядан Сыр-Даръя, Сыр-Даръядан – Сәмәрканд, [Сыр-Даръя артында...] Сәмәркандта утырган Әмир Бырлас Шаһ Тимер [Шаһ Тимер – Аксак Тимер] Туктамышка хат бирде. Ул хатында бу диде: “Җаектан ашу Күк Түбә, [ашу – ары] Күк Түбәдә ак сарай; Анда утырган Туктамыш – Ул Туктамыш син булсаң, Курымны эчкән син булсаң, [кур – кымыз ачыткысы] Сине баккан мин булсам, [минем кул астымдагы булсаң] Тугрыңа кунган Төкле Аяк [тугры – ау кошын кундырып йөртә торган агач, тургач] Тугыз йортка дан булса, – Аны миңа тапшыргыл”. Туктамыштай олы хан, Укыган соң бу хатны, Уңына торып бер бакты, Сулына торып бер бакты, Эченә суык боз төште – Туң тимердәй күк булды, Эченә кызу ут төште – Сум тимердәй кызарды [сум – саф, катыштырылмаган] Кызарган соң ут булды, Аннан да үтеп ак булды. Азамат ир Туктамыш Анда җавап хат бирде, Ул хатында бу диде: “Ул даръя да бу даръя, Ул даръядан Сыр-Даръя. Сыр-Даръядан – Сәмәрканд: Сәмәркандта утырган Аягы чонтык Шаһ Тимер [чонтык – кыска, җитешмәгән. Аксаклыгыннан көлү] Әмир Бырлас син булсаң; Аргы атасы Чыңгыз хан, Бирге атасы Туйгужа, Аннан туган Туктамыш – Ул Туктамыш мин булсам; Күк Түбәдә ак сарай, Анда утырган хан булсам, Ил булганга – ил булсам, Яу булганга – яу булсам; Кара лачын Төкле Аяк Сиңа булмас, Шаһ Тимер! Тугыз йортка дан булган, Кара лачын ау кошым Сиңа булмас, Шаһ Тимер! Аннан кала Бүз тойгын – [буз тойгын – ак карчыганың бер төре] Ул да булмас, Шаһ Тимер! И Шаһ Тимер, Шаһ Тимер, Тешең җитсә, таш кимер! Сигез йортка сыймадың, Тугыз йортны куймадың, [куймадың – тынычта калдырмадың] Сычкан типкән бидаяк [бидаяк – карчыганың бер төре] Сиңа булсын, Шаһ Тимер!” Хат бөтелде, сүз бетте. [бөтелде – язылды] Ай бетте дә көн бетте. Ел артыннан яз килде, [ел – Яңа ел (Нәүрүз)] Чирүле күлгә кош килде, Күгәл белән каз килде. [күгәл – кыр үрдәгенең бер төре] Оя баскан Төкле Аяк – Ул да бала чыгарды. Кош чөюгә мәл килде. Ау кошларын караган – Котлыкыя би иде. [би – түрә, аксөяк] Азамат ир Туктамыш Аны үзенә чакыртты: – Әй Котлыкам, кил, – диде. – Тугыз йортка дан булган, Оя баскан Төкле Аяк Ике бала чыгарса, Икесен бер сынап күрәем, Аны миңа бир, – диде. Котлыкыя би килде. Кыл ефәк бау муйнында – Ике бер тиң бала кош, Икесе дә кулында; Ул кошларны биргәндә Туктамыш хан алмады, Бер артык күз салмады. – Әй Котлыка би, – диде. – Болгар белән Сарайда Мин Туктамыш хан икән, Тугрыма кунган Төкле Аяк Тугыз йортка дан икән, Аны баккан син икән, Аны көткән мин икән, [ауга йөртүче мин икән] Аннан туган ике кош – Аны миңа бир, – диде. Котлыкыя би анда Янә килеп йөгенде [йөгенү – бер аякка тезләнеп чүгү] Ул икесен янә биргәндә Туктамыш хан аны алды, Тырнак очына кундырып, Берәвен чөйде тургайга, Берәвен чөйде күгәлгә – Икәве дә очмады, Тырнагыннан купмады. Шунда белде Туктамыш – Ике бер тиң бала кош Төкле Аяктан тумаган, Томшыгы тома яралган [тома – яссы, үткен түгел] Төксез аяк – бидаяк. Азамат ир Туктамыш Анда күңеле бозылып, Котлыкыя бигә әйтте: – Тугыз йортка дан булган Кара лачын Төкле Аяк, Аны чөйгән мин икән, Аны баккан син икән, Аның ике баласын Сорап торган мин икән. Миңа сонып торганың – [сону – бирергә дип сузу] Аягы төксез бидаяк, – Аны үзеңә ал! – диде, – Үз кошларым бир! – диде. #татары #татарстан #татарскаякультура #золотаяорда #татарскаякухня #история #казань #ислам #татарскийязык #татарча #татарлар Наши лекции публикуются в подкастах на следующих площадках «Яндекс Музыка»: https://music.yandex.ru/album/3134873... «Apple podcasts»: https://podcasts.apple.com/us/podcast... «Звук»: https://zvuk.com/podcast/34149288 «ВК»: https://vk.com/podcasts-202371705 «Mave»: https://tatarhistory.mave.digital/ Наши ресурсы https://zen.yandex.ru/milliardtatar https://t.me/milliardtatar https://vk.com/milliard.tatar https://ok.ru/group/59598438334489

Иконка канала Миллиард.Татар
154 подписчика
12+
26 просмотров
7 месяцев назад

, чтобы оставлять комментарии