«Энҗеле кабырчык»
Фантазияң булса, гап-гади генә ризыкларны да үзенчәлекле итеп әзерләргә мөмкин. «Аш-су» сәхифәсенең бүгенге кунагы Эльвира ИБРАҺИМОВА Яңа ел табынына бер кызык кабымлык рецепты тәкъдим итә. «Энҗеле кабырчык»лар дип атала ул. Анда барлык ризыклар да таныш, бизәлеше һәм табынга бирелүе генә көтелмәгәнчә. «Кабырчык» өчен 250 г чүпрәсез катлы камыр (слоеное) / 1 йомырка сарысы / 1 чәй кашыгы сөт. Эчлек өчен 100 г тәрәч бавыры (печень трески) / 3 йомырка / 3 кечкенә тозлы кыяр / ярты баш суган / петрушка / бер тырнак сарымсак / 1 аш кашыгы майонез / 9 бытбылдык йомыркасы. Эш барышы Камырны артык юкартмый гына җәябез. Җәемнән диаметры 8 сантиметр булган түгәрәкләргә кисәбез. Бер җәемнән 9 түгәрәк чыга. Һәр түгәрәкнең бер читен өскә кайтарып куеп, «кабырчык» рәвешенә кертәбез. Пычак сырты белән «кабырчыкларга» эз төшерәбез. «Кабырчык»ларның өстен сөт тугланган йомырка сарысы белән майлап, 15–20 минутка 200 градуслы мичкә куябыз. Алар кызарып пешәргә тиеш. Тозлы кыярны вак шакмаклап турыйбыз. Тәрәч балыгы бавырын чәнечке белән изәбез, ләкин артык изеп, ботка хәленә китерергә кирәкми. Пешкән йомырканы ваклыйбыз (угычтан уарга да мөмкин), ярты суган, петрушканы турыйбыз, сарымсакны вак угычтан уабыз. Эчлеккә дигән ризыкларның барысын бергә кушабыз. «Кабырчык»ларның кырыеннан кисеп, «авызын» ачабыз, тик төбенә кадәр үк кисеп чыгармыйбыз. Һәрбер «кабырчык» эченә бер-ике аш кашыгы эчлек тутырабыз. Бытбылдык йомыркасын пешереп, кабыгын чистартабыз. «Кабырчык» эченә йомырканы бөтен килеш тә куярга була, без исә урталай бүлеп, яртылаш итеп кенә куйдык. Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын! Видео: Лилия Гәрәева.