Добавить
Уведомления
Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы
Иконка канала Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы

Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы

4 подписчика

3
просмотра
Милләте буенча рус егете булган Андрей Алексеев үзлегеннән татар телен өйрәнгән. Ул Сочи шәһәрендә яши, туризм өлкәсендә эшли. Андрей «Миллиард татар» порталы оештырган «Ел татары» бәйгесендә җиңүче булып танылды. Фәгыйлә Шакирова видеосы. #татарлар #елтатары
8
просмотров
Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге егетләр өчен блиндаж мәчетләр төзү зур әһәмияткә ия. Түбән Кама шәһәре мөхтәсибәте әлеге эшне башкаруда актив ярдәм күрсәтә. Мөселманнар ярдәме белән махсус котлован казылган, христианнар һәм мөселманнар өчен блиндаж гыйбәдәтханәләр торгызылган. Биналар зур түгел, әмма җылы һәм якты. Электр өчен акча җыйганнар, дивар һәм түшәм өчен дулкын төсендәге баннерлар ясатканнар. Җиһазларны хәрбиләр үз машинасында ташыган. Ремонт төгәлләнгәч, кыр мәчете ишекләрен ачкан, «Чулман» дип аталган. Фәгыйлә Шакирова видеосы. #сво #хәрбиоперация #тормыш
5
просмотров
Җырчы Татьяна Ефремова керәшеннәрдә бала туу йоласы турында сөйли. Фәгыйлә Шакирова видеосы. #татьянаефремова #керәшеннәр #сөембикәжурналы
7
просмотров
Казанның «Татарская усадьба» рестораны шеф- повары Рамил Мөхәммәтҗанов Индонезиянең Джакарта шәһәрендә ел саен үткәрелә торган IN2HCC Халыкара шеф-поварлар чемпионатында 1 нче урынны алды. Мәртәбәле бәйгедә 20 илдән килгән вәкилләр катнашты, ә Казан командасы бу ярышларда беренче тапкыр Россияне тәкъдим итте.
2
просмотра
Җырчы Асылъяр - Алсу Зәйнетдинованың балалары кайнана, кайнатасы исемнәрен йөртә икән: улы - Әмир, кызы - Нәүбәхәр. Сезнең гаиләдә әби-бабай исемнәрен алган балалар бармы? #сөембикәжурналы #асылъяр #язмышлар
4
просмотра
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең оешуына 18 ел! Шушы уңайдан «Татмедиа» да эшләүче хезмәткәрләргә матур бәйрәм чарасы оештырганнар: җырлар җырланды, бүләкләр уйнатылды,татлы ризыклар өләшенде. Фәгыйлә Шакирова видеосы.
3
просмотра
Әлмәт районы Түбән Абдул авылы мәдәният йортында эшләүчеләр махсус хәрби операциядә хезмәт иткән егетләргә «Коры душ»та чистарынырга тәкъдим итә. Алар тукыма кисәгенә шприц белән сыекча тамызып, пакетка урнаштыра. Тукымага су кергәч, ул күбекләнә, душ эффекты хасил була. Икенче пакетка тәнне корытыр өчен сөлге кисәкләре дә урнаштыралар. Мондый посылкалар хәрбиләргә авыр шартларда чистарынырга ярдәм итә. Фәгыйлә Шакирова видеосы. #сво #татарлар #сөембикәжурналы
7
просмотров
Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты Эльмира Кәлимуллина талантлы җырчы гына түгел - уңган хуҗабикә, үрнәк әни. Эшендә нинди генә тыгыз график булмасын, улы Муратка тәмле ризыклар пешерергә, әкият китаплары укырга, аның белән шөгыльләнергә вакыт таба. «Иң беренче чиратта улым белән татар телендә сөйләшәм, сорауларына ана телендә җавап бирәм», - ди җырчы. #эльмиракәлимуллина #татарэстрадасы #гаилә #сөембикәжурналы #язмыш
4
просмотра
Быел «Фәридә-Алсу»дуэты оешуына 30 ел була икән. Бер дә аз түгел, шулай бит? Бу датага ханымнар бик үзенчәлекле итеп әзерләнгән, икесе дә ябыгырга уйлаган. Бер ел буе дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү бушка китмәгән, Фәридә - 12 килограммга, Алсу 20 килограммга ябыккан. Фәгыйлә Шакирова видеосы #спорт #ябыгу #диета
10
просмотров
Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов берничә көн элек кенә туган көнен билгеләп үткән. Легендар җырчыга 76 яшь тулган. Никахлы булган икенче хатыны белән яшь аермалары - 29 ел! Хатынына 47 яшь. "Уртак мәхәббәт булганда яшь аермасы сизелми, көнебез назга, бәхеткә төренеп уза",- дип сөйләде бәхетле пар. #рөстәммаликов #мәхәббәт #бәхет #татарҗырчылары
3
просмотра
19 июнь сәгать 11 дә Казан Сабан туе алдыннан традицион бүләк җыю йоласы үтәчәк. Бүләк җыю дүрт маршрут буенча узачак: ✅ ТР Рәисенең Казан Кремлендәге резиденциясеннән Бауман һәм Кремль урамнары буенча; ✅ Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан Пушкин урамы буенча; ✅ «Туган авылым» комплексыннан Миңнуллин урамы буенча; ✅ Иске Татар бистәсе буенча. Бу чарадан читтә калмагыз! Видео: Фәгыйлә Шакирова #сабантуй #казан #татарстан #казансабантуе
5
просмотров
Республикабызның төрле районнарында Сабантуйлар гөрләп үтте. Уртада - үзешчәннәр. Уртада халык чыгыш ясаган Сабантуй - иң чын Сабантуйдыр. Видео: Гөлгенә Габделхакова.
Загрузка